+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2023, 02:30

Кешеләр тормышы уңайлы һәм хәвефсез булсын!

Уфада шәһәрләрнең үсешенә һәм санлы трансформациясенә багышланган “Акыллы шәһәр – Акыллы ил” IV форумы узды.Халыкара форум БРИКС эшлекле советы ярдәмендә узды, аның эшендә дөньяның җиде иленнән 2 меңгә якын кеше катнашты.“Акыллы шәһәр — Акыллы ил” халыкара форумы — профессиональ диалог өчен иң зур мәйданчык, анда алдынгы тәҗрибә алмашу алып барыла һәм шәһәрләр үсеше өлкәсендә яңа идеяләр барлыкка килә.Төп максат – бизнес һәм власть арасында туры диалог булдыру. Форум эшендә федераль, төбәк һәм муниципаль власть органнары, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, тармак ассоциацияләре җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Кешеләр тормышы уңайлы һәм хәвефсез булсын!Кешеләр тормышы уңайлы һәм хәвефсез булсын!
Кешеләр тормышы уңайлы һәм хәвефсез булсын!

Форумның эшлекле программасы территорияләрнең тотрыклы үсеше өлкәсендәге актуаль трендларга һәм инновацияләргә багышланды. Катнашучылар үз проектларын тәкъдим итә һәм төрле тармак белгечләре белән тәҗрибә уртаклаша алды. Алар арасында, идарә итүнең санлы трансформациясе, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм, транспорт, юл төзелеше һәм энергетика.
Форумда шулай ук тармакара күргәзмә экспозициясе ачылды, анда иң яхшы чишелешләр тәкъдим ителде.

Чараны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачты. Ул катнашучыларны сәламләде, Башкортстан өчен бу халыкара форумны кабул итүнең зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын ассызыклады.
“Мин илебезнең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәк­челегенә әлеге форумны бездә уздыруны ышанып тапшырганы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бездә инде күп кенә перспективалы программалар тормышка ашырыла. Әгәр Уфаны алсак, болар – ГЛОНАСС аша коммуналь техника белән идарә итү, “Имин шәһәр” системасы һәм кешеләрнең тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирүче башка күп кенә системалар, – дип билгеләп үтте форумда катнашучыларга сәламләү сүзендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Форумны ачу тантанасында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың ярдәмчесе Сергей Щербаков вице-премьер исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Аннары Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик тармак министры Ирек Фәйзуллинның сәламләвен тапшырды.

Форум ачылган көнне Агыйдел елгасы яры буенда бик матур спорт чарасы үтте – анда катнашучылар һәм Уфа халкы 2,5 һәм 5 чакрымга йөгерергә чыкты.
“Акыллы шәһәр – Акыллы ил” форумы кысаларында оештырылган “Сәламәтлек саклауның санлы трансформациясе” стратегик сессиясе эшендә Русиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев катнашты. Чарада Башкортстан телемедицина, ясалма интеллектның яңа технологияләре өзлексез кертелә торган төбәк дип танылды.

Стратегик сессиядә сәламәтлек саклауны санлаштырудагы гамәлдәге трендлар һәм проблемалар, медицина ярдә­менең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән заманча технологияләр турында фикер алыштылар, шулай ук санлы экосис­темаларның үсеш мөмкинлекләрен, тенденцияләрен һәм перспективаларын карадылар.
– Авылда медицина үсеше – безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе, чөнки авыл җирлегендә республика халкының 40 процентка якыны яши. Хәзерге вакытта без ясалма интеллект кулланып диагностикалау өчен мәгълүмати системалар эшләү, пациентларның торышына өзлексез мониторинг ясау системаларын булдыру, табиб карарларын кабул итүгә ярдәм итү системаларын кертү өстендә эшлибез, – дип билгеләде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Белгород өлкәсенең санлы үсеш министры Сергей Четвериков “Электрон рецепт” проекты турында сөйләде. Бу – электрон рецептлар платформасын керткән тәүге төбәкләрнең берсе. Ә “СберЗдоровье” компанисенең төбәк җитәкчесе Виктор Бабиков сервис эше турында сөйләде.

Форум кысаларында берничә стратегик сессия, шулай ук панель утырышлар узды.
“Акыллы шәһәр” юллардагы тыгыннар, урамнарны яктырту, җинаятьчелек, чүп-чар чыгару мәсьәләләрен хәл итә ала, зур янгынны кисәтә, җәмәгать урыннарында хәле кинәт начарланган кешеләрне коткарырга ярдәм итә һәм башкалар. Боларның барысының да ничек эшләве, “Акыллы” технологияләрнең перспективалары турында фикер алышу бик файдалы булды.
Пленар утырыштагы чыгышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев бүген кайсы шәһәрне “акыллы” дип атарга мөмкин икәнлеге турында үз фикерен белдерде.

– Бүген без инде һәр тармакта санлы практикалар кулланабыз. Шәхсән минем өчен акыллы шәһәр – иң мөһиме, якыннарым һәм балаларым өчен хәвефсезлек һәм вакытны экономияләү. Махсус кушымталар ярдәмендә мин баламның ишегалдында уйнавын, җәмәгать транспорты эше турында өйдән чыкмыйча гына белә алам, юл хәрәкәте белән идарә итүнең интеллектуаль системалары белән җиһаз­ландырылган юлларда шәхси машинада йөри алам, – диде Алан Марзаев.
Панель утырышлар барышында бизнес мәсьәләләрен хәл итү өчен электрон сервислар һәм платформалар, санлы икътисад өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре, төзелешкә санлы идарә итү, экологик хәлне һәм каты көнкүреш калдыклары белән эш итүне контрольдә тоту өчен платформалар тикшерелде.
Шушы һәм башка мәсьәләләр каралган Халыкара форум үз эшен тәмамлады. Алда әлеге чарада кабул ителгән карарларны тормышка ашыру бурычы тора.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас