+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 август 2023, 06:10

Башкортстанда торак пунктлар чикләрен билгеләү алгоритмы эшләнде

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән киңәшмә кысаларында төбәктә «Пространстволы мәгълүматларның милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкортстанда торак пунктлар чикләрен билгеләү алгоритмы эшләндеБашкортстанда торак пунктлар чикләрен билгеләү алгоритмы эшләнде
Башкортстанда торак пунктлар чикләрен билгеләү алгоритмы эшләнде


- Узган елдан башлап Башкортстан пилот сыйфатында «Пространство мәгълүматларының милли системасы» федераль программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Республика Башлыгы аның чараларын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп тормышка ашыруны тәэмин итүне йөкләде. Бүген республика буенча күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына торак пунктлар чикләре турында белешмәләр - 64,9 процентка, территориаль зоналар - 7,2 процентка, мәдәни мирас объектлары территорияләре 54 процентка кертелгән. Торак пунктлар саны буенча торак пунктлар чикләре турында белешмәләрне күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү өлешендә республика Идел буе федераль округы субъектлары арасында 2нче урында тора. “Росреестр” катнашлыгында муниципаль берәмлекләр, торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен тасвирлау эшләрен үткәрүнең план-графиклары расланды. Программаның пилот катнашучысы буларак, республикага мондый чикләрне тасвирлау эшләрен 2024 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамларга кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

“Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец хәбәр иткәнчә, процедураны тизләтү һәм гадиләштерү өчен “Росреестр” идарәсе тарафыннан республика шәһәрләре һәм районнары архитекторлары тарафыннан мондый чикләр турында белешмәләрне күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен, мондый чикләр турында белешмәләрне координаталы тасвирлауның стандарт булмаган алгоритмы эшләнгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас