+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 август 2023, 09:20

Благовещенда плотинаны ремонтлау ноябрьдә төгәлләнәчәк

1 августта Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең үзәк өлешендәге Потеха елгасындагы яр буенда булды. Төбәк җитәкчесе гидротехник корылмага - сулык плотинасына капиталь ремонт барышы белән танышты.

Благовещенда плотинаны ремонтлау ноябрьдә төгәлләнәчәкБлаговещенда плотинаны ремонтлау ноябрьдә төгәлләнәчәк
Благовещенда плотинаны ремонтлау ноябрьдә төгәлләнәчәк

Былтыр гөмбәздә һәм стеналарда су агып төшү ярыгы табылган, шуннан соң ремонт эшләренең проект документациясен эшләүгә контракт төзегәннәр. Быел апрельдә объектта гидротехник корылманың стенасы һәм су чыгару гөмбәзе ишелгән. Буадан су агызып, ремонтка әзерләнергә керешкәннәр.

Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Завгородний проект кысаларында төзүчеләр вакыт дамбасын бушатканнар һәм тоташулар герметизациясен уздырганнар, дип сөйләде. Ремонт эшләрен шушы елның 1 ноябренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Благовещенның тарихи үзәген төзекләндерү белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Совет урамын үзгәртеп кору концепциясе 2020 елда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.

Элекке бакыр эретү заводы бинасы янәшәсендәге урам һәм территорияне яңартканнан соң, җәмәгать киңлеге шәһәр халкы һәм кунаклары арасында зур популярлык казанды. Биредә эшкуарлык проектлары да, сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы йортлары да актив үсеш ала.

Башкортстан Башлыгы шәһәр хакимияте җитәкчелеге белән Благовещенның социаль инфраструктурасын алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас