+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2023, 21:24

Туристлар безгә күбрәк килсен!

Бүген «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында «Туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе» тармагында урта һөнәри белем бирү кластерын төзү һәм үстерү өчен партнерлык турында килешү имзаланды.

Туристлар безгә күбрәк килсен!
Туристлар безгә күбрәк килсен!

Килешү республиканың Мәгариф һәм фән, Эшкуарлык һәм туризм министрлыклары, Уфа тармак технологияләре колледжы һәм Уфа "Восход" икмәк җитештерү берләшмәсе арасында имзаланды.

Башкортстан - «Профессионалитет» федераль проектының актив катнашучысы. Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан республикадан 14 заявка хупланды. Безнең төбәк хәзер хупланган гаризалар саны буенча Русия Федерациясендә 1нче урынны алып тора (Ырынбур өлкәсе белән беррәттән). Һәр заявка - зур федераль акчалар - 60тан 100 миллион сумга кадәр. Шулай ук республика ягыннан эш бирүчеләр тарафыннан да ярдәм күрсәтелә.

«Туризм өлкәсе - республикада иң динамикалы үсүче өлкәләрнең берсе. Быел республикада туризм өлкәсенә ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә юнәлтелгән бюджет чараларының гомум күләме 1,2 миллиард сум тәшкил итә, - диде Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Илнур Тактаев. - Елның беренче 5 аенда республикада туристлар агымы 30 процентка артты һәм якынча 862 мең кеше тәшкил итте».

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: