

Ватан оешмаларының ясалма интеллектны кертүгә әзерлек индексы 2021 елдан бирле ел саен исәпләнә. Тикшеренү Русия Президенты йөкләмәләренә ярашлы рәвештә Русия Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, тикшеренү илнең барлык 89 субъекты оешмаларын үз эченә ала, ИИ-чишелешләр кертү өчен шартлар булдыру буенча дәүләт чаралары исемлеген формалаштыру өчен кире элемтә алырга мөмкинлек бирә.
- ИИ-чишелешләрнең илебез базары 18 процентка артты һәм 650 миллиард сумга җитте. Бирелгән темпны саклап калырга һәм технологияләрне тармакка кертү күрсәткечләрен арттырырга кирәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.
Ясалма интеллект тармакларының әзерлеге индексы 8 гамәли юнәлеш буенча исәпләнә. Алынган нәтиҗәләр милли порталда урнаштырылачак: https://ai.gov.ru
Тармак оешмалары вәкилләре сылтама буенча тикшерүдә катнаша ала: https://aibe.wciom.ru