+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 август 2023, 10:51

Поши белән бәрелешкән...

Уфа - Нефтекама трассасында булган бу хәл.

Поши белән бәрелешкән...Поши белән бәрелешкән...
Поши белән бәрелешкән...

Дүртөйле районында Уфа - Нефтекама трассасындагы авария фаҗига белән тәмамланган. Әлеге хәлнең нечкәлекләрен республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында сөйләделәр.

Кичә иртән "Лада Калина" автомобиле поши белән бәрелешкән һәм шофер идарәне югалткан, нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп киткән. 34 яшьлек ир-егет тә, поши да шул урында үлгәннәр. Машинада булган 24 яшьлек пассажирны дәваханәгә озатканнар.

Әлеге вакытта бу хәлне тикшерү дәвам итә.

Юл һәрвакыт игътибарлылык таләп итә. Җәнлекләрнең машина астына килеп керүе турында еш ишетәбез. Урман буеннан үткән чакта водительләр шушы үзенчәлекне дә онытмасын иде.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас