

Төбәк җитәкчесе авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен модернизацияләү турында сөйләде. Аларның саны буенча Башкортстан ил лидерлары санына керә. Республика территориясендә барлыгы 2 меңнән артык ФАП бар.
- Уфада беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү буенча Бөтенрусия киңәшмәсен уздыру карары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Гомумән алганда, табиблар җәмгыяте, республика халкы исеменнән сәламәтлек саклауга күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт. Без коронавирус инфекциясе белән көрәшүнең авыр чорын үттек. Бүген дә тармакны үстерүгә зур ресурслар юнәлтәбез. Федераль ярдәм белән ике зур объект төзлә. Бу - республика Кардиология үзәгенең яңа корпусы һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Русия сәламәтлек саклау министры төбәк җитәкчелегенең сәламәтлек саклауны үстерү буенча нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.
- Медицина ярдәме күрсәтү системасының авыруларны кисәтүгә, аларны иртә диагностикалауга һәм дәвалауга юнәлтелгән эше күренә. Башкортстанда гомер озынлыгын, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан һәм онкологик авырулардан үлүчеләр санын киметүне билгеләп үтәсем килә. Республика күп юнәлешләр буенча алдынгы тәҗрибәгә ия, шуңа күрә Бөтенрусия киңәшмәсен уздыру өчен нәкъ Уфа сайланды, - диде Михаил Мурашко.
Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда эшләнгән уңышлы тәҗрибәләрне бөтен ил буйлап таратырга кирәк.
Төбәкнең сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен Башкортстан Башлыгы Михаил Мурашкога Салават Юлаев орденын тапшырды.
Фото: glavarb.ru