+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 август 2023, 10:39

Төркия портында шартлау

Анда Русия туристлары да булганмы?

Төркия портында шартлауТөркия портында шартлау
Төркия портында шартлау
Төркиянең Дериндже портында шартлау булган, нәтиҗәдә, ким дигәндә 12 кеше зыян күргән дип фаразлана. Моннан тыш, 16 ашлык терминалының 13е зыян күргән. Бу хакта Коджаэли шәһәре мэры Таһир Бююкакын "Haberturk" телеканалы эфирында хәбәр иткән.

"РИА Новости" басмасы хәбәр иткәнчә, шартлау портның контейнер өлешенә зыян китермәгән. Урынга оператив рәвештә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм медиклары килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, шартлауның сәбәбе — суднога төягәндә ашлык тузаны кысылу, дип фаразлана. Анда Русия кешеләре дә булган, дигән хәбәрләр йөри. Бу яңалык әле тикшерелә.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас