Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмә үткәрде. Анда республика Башлыгы узган атнада булган вакыйгаларга тукталды һәм берничә көнүзәк мәсьәләне үзәккә чыгарды.
Башкортстанда Һава-десант гаскәрләре көне алдагы елларда да Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында (Чишмә районы) үткәреләчәк. Быел анда бәйрәм беренче тапкыр узды һәм, Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, әлеге карар дөрес булды. “Десантчылар “Патриот” паркына үз гаиләләре белән килде. Дустанә мохит тантана итте, программа да кызыклы иде. Хөкүмәткә киләсе елда да яхшы традицияне дәвам итүегезне сорыйм. Мин десантчылар белән сөйләштем, аларга барысы да ошаган”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанның көньягында 140 чакрымлы тимер юл тармагы төзеләчәк, дип хәбәр итте киңәшмәдә Радий Хәбиров. “Русия тимер юллары — безнең көчле партнерларыбызның берсе. Соңгы елларда эшләгән барлык проектларны санап тормыйм, әмма алга таба атлавыбыз ачык, — дип белдерде Радий Хәбиров. — Алда ике зур проект бар. Алар — Уфа тимер юл боҗрасы һәм Сибай — Подольск — Новорудная юлы. Без, ниһаять, республикабызның көньягында зур юл төзелешенә керешәчәкбез”.
Тимер юл Төньяк Уралдан Кытайга һәм Кавказга турыдан-туры чыгу мөмкинлеген ачачак.
“Без соңгы елларда үз эшебезнең, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының төп эшенең мөһим күрсәткечен теркибез — бу гражданнарның гомер озынлыгы. Башкортстанда хәзер ул 73 яшьне узып китте. Бу, һичшиксез, сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәле эшләвен күрсәтә. Шул ук вакытта, без бүген теләсә кайсы районда беренчел медицина звеносының яхшы эшләвен күрсәк тә, кайбер эре шәһәрләрдә, хәтта Уфада да, шартлар начаррак. Шуңа да игътибарны 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләргә дә бирергә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан аграрийлары бу атнада 304 мең гектардан артык мәйданда уҗым культураларын җыюны төгәлләргә уйлый. Бу хакта Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Шул ук вакытта 1,464 миллион гектардан артык мәйданда сабанашлык һәм бөртекле культураларны җыю башланды.
“Бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культураларның 18 проценты җыелды, 280 мең гектар мәйданда суктырылды. 700 мең тоннадан артык ашлык амбарларга салынды. Бу атнада һава шартлары яхшы булса, беренче миллион тонна күрсәткечен узачакбыз. Әле һәр гектардан 23,3 центнер уңыш җыела”, — диде ул.
Сурдлимпиячеләрнең халыкара җәйге уеннары Башкортстан тарихында иң масштаблы чара булды. Бу хакта киңәшмә барышында республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.
Уфада сурдлимпиячеләрнең беренче җәйге уеннары 23 июльдә старт алды һәм 2 августта тәмамланды. Уеннарның җиңүчесе булып 351 медаль яулаган Русия җыелма командасы танылды, шул исәптән 168 алтын медаль яуланды. Башкортстан спортчылары 25 медаль яулады, шуларның 15е — алтын.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына яңа уку елы алдыннан төбәктә мәктәп туклануын оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
“Безнең мәктәпләрдә туклануны оештыру белән шөгыльләнүче операторлардан катгый таләп булырга тиеш. 1 сентябрь алдыннан мониторинг белән тагын бер тапкыр узыгыз, контроль идарәне җәлеп итә аласыз. Ассызыклыйм — балаларга салкын азык бирелмәскә тиеш! Ә срогы чыккан продуктлар булуы ачыкланса — чара күрегез! Продуктлар барысы да үзебезнеке, яхшы сыйфатлы булсын”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы тиздән уку елы башланачагын тагын бер тапкыр искә төшерде һәм тиешле органнарның моңа җитди каравын сорады.
Гөлия Гәрәева.