Дәһриләр хакимиятеннән соң җәмгыятьтә башланган үзгәрешләр яшәеш-көнкүрешнең барлык өлкәләренә дә килеп керде. Бу дин ирке, үткәндәге тарихны барлау-өйрәнү мәсьәләләрендә дә ачык чагылыш тапты. Шәһәр-авылларда манаралары күккә ашкан мәчетләр төзелә, авыл тарихларына, нәсел-нәсәп, ягъни шәҗәрәләргә багышланган йөзләгән хезмәт дөнья күрә башлады. Әлеге күркәм күренеш, әйтергә кирәк, татарлар яшәгән барлык төбәкләрне дә иңләп алды. Мондый изге башлангычлар, барыннан да элек, аерым шәхесләрнең фидакарь эшчәнлеге белән бәйле, әлбәттә. Башкортстанның Балтач районында шундый мөбарәк эш-гамәлләре белән танылган хаҗи, Җәмигъ мәчет имам-хатыйбы, Иске Балтач мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, ахун, Батырша йорт-музее мөдире, нәсел шәҗәрәсе әлеге каһарманга барып тоташкан Рәфис Шәйхәйдәров әнә – шундый могтәбәр затларның берсе.
Рәфис хәзрәт 1954 елның 1 августында Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә туган. Аннан соңгы гомер еллары Балтач районының Чуртанлыкүл авылында уза. Күрше Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәттә була.
Демобилизацияләнгәннән соң хезмәт юлын 1968 елда Балтач районының “Калинин” исемендәге күмәк хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесе буларак башлый. Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ферма мөдире һәм озак еллар баш зоотехник булып эшли.
Хәрби хезмәттә вакытта ук үзенең иман ныклыгын күрсәткән Рәфис алдагы гомерен дин юлына багышларга дигән катгый карарга килә. 1991-92 елларда – Уфадагы Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсенең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Ризаэтдин Фәхретдин, 1994-99 елларда Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укып, дини белем ала. 1993 елның май аеннан – Иске Балтач мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе, Иске Балтач мәчетенең имам-хатыйбы, 2011 елның 22 сентябреннән Балтач һәм Аскын районнарына ахун итеп билгеләнә (бу вазыйфаны 2019 елга кадәр башкара).
Мин белгәндә районда ябылмаган ике мәчет бар иде. Ләкин Сәйтәк авылындагысы 1969 елның 14 май төнендә янгын казасына дучар булды. Ә 1737-49 елларда Иске Яхшый авылында нигезләнгәне, шөкер, инде өч гасырга якын үз бурычларын башкара. Дәһриләр хакимияте вакытында Башкортстанның төньягындагы унсигез район арасында эшли торган бердәнбер мәчет була ул. Узган гасырның 70-80нче елларында анда безнең авыл кияве, минем шәхсән яхшы танышым Саяфетдин хәзрәт имамлык итте.
Рәфис хәзрәтнең тырышлыгы, район хакимиятенең ул вакыттагы башлыгы Рәшит Исламовның ярдәме һәм киң җәмәгатьчелекнең хуплавы белән Иске Балтач авылында мәчеткә нигез 1993 елның июнендә салына. Ә аның манарасына ай кую һәм ачу тантанасы 2001 елның 8 июнендә була.
Бу күркәм башлангыч башка авыллар өчен дә мөкатдәс үрнәк булды. Хәзерге вакытта районда 36 мәчет халыкка иман нуры тарата. Аларны төзүне планлаштыруда Рәфис хәзрәт турыдан-туры катнашты, эш барышын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты.
Җәмигъ мәчеттә намаз уку, никах теркәү, исем кушу кебек гамәлләр белән беррәттән Мәүлид, Мигъраҗ кичәләре, шәмаил күргәзмәләре, төрле очрашулар даими үткәрелә. 2011 елда чыгышы белән Иран Ислам Җөмһүриятеннән булган, хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә М. Акмулла исемендәге дәүләт педагогия институтында фарсы теле укытучысы Барза Сирусның Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган фотокүргәзмәсе оештырылды. 2012 елның декабрендә район хакимияте башлыгы һәм имам-хатыйблар, авыл биләмәләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, Башкортстан Диния нәзарәте вәкилләре, галимнәр катнашлыгында дини вәзгыятькә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Биредә дин өйрәнүчеләр өчен якшәмбе мәктәбе эшләп килә, дини китаплар алырга мөмкинлек бар. Ятим балаларга, ятимнәр йортына ярдәм итү өчен хәйрия фонды булдырылган.
Халыкның дини ихтыяҗларын үтәү өчен бер генә мәчет җитмәү сәбәпле, 2011 елның 1 октябрендә икенчесенә нигез салына. Үзәк мәчет дип аталган бу изге йорт 2013 елның 30 сентябрендә ачыла. Аны төзү эшләренең мәшәкатьләре уртасында, әлбәттә, Рәфис хәзрәт булды.
Төп оештыручысы һәм идеологы Карышбаш, ягъни Югары Карыш авылы мулласы, мәгърифәтче Габдулла Галиев булган 1755 елгы халык кузгалышы тарихта барыннан да элек “Батырша күтәрелеше” исеме белән билгеле. XVIII гасырда Гомумрусия күләмендә шул дәвер хакимияте тарафыннан урыс булмаган халыкларга карата алып барылган түзеп булмаслык тискәре сәясәткә каршы барлыкка килгән әлеге вакыйга татар һәм башкорт халыкларыныңӊ үткәндәге тарихында җуелмас сәхифәләр булып тора.
Каһарманныңӊ шәхесен, аныңӊ эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә Рәфис хәзрәт шактый эш башкарды. Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән Җәмигъ мәчет янында 2002 елның 4 октябрендә Батырша музеена нигез салынды һәм 2003 елның 30 августында республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов, галимнәр, язучылар, кунаклар катнашлыгында ачылды. Анда Батыршаның хосусый китапханәсеннән нәсел-нәсәпләрендә сакланып калган 80нән артык кулъязма китаплар, аның җитәкчелегендәге ихтилалга багышланган стендлар, рәссамнарның картиналары урнаштырылган. Батыршаның патшабикәгә язган “Гарызнамә”сенең, халыкка өндәмәсенең күчермәләре дә биредә урын алган. Шулай ук туган якка багышланган этнографик экспозиция, төрле характердагы борынгы табылдыклар да бар. Музей мөдире буларак, Рәфис хәзрәт материалларны тулыландыру юнәлешендә өзлексез эш алып бара. Ул, шулай ук, районыбыздан чыккан танылган шәхесләргә багышлап күчмә күргәзмәләр, кичәләр дә оештыра.
Музейны өч меңгә якын кеше тамаша кылган икән. Алар арасында, мәсәлән, республикасының икенче Президенты Рөстәм Хәмитов, мәгариф министрлары Зөһрә Рәхмәтуллина, Әлфис Гаязов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дәүләт-җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рафаэль Зиннуров, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары, язучы, “Мәдәни җомга” гәзитенең баш мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрь, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, тарих фәннәре кандидаты, язучы, Батырша турында “Батырша җитәкчелегендә милли-азатлык көрәше” (2005), “Баһадиршаһ” (2005), “Батырша явы” (2012) дигән өч китап авторы Фәүзия Бәйрәмова, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Байбулатова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, туган якны өйрәнүчеләр, мәктәп укучылары һәм башкалар бар. Кунакларга һәр экспонат турында тәфсилле итеп Рәфис хәзрәт үзе сөйли, үзе аңлата.
Батыршаның тууына 275 ел тулу уңаеннан 1992 елныңӊ 22 ноябрендә Югары Карыш авылында тантаналы чаралар үткәрелде. Башкортстан Министрлар кабинетыныңӊ 1993 елгы 15 февраль карары нигезендә Югары Карыш урта мәктәбенә, Иске Балтач Җәмигъ мәчетенә, авылныңӊ яңа бер урамына Батырша исеме бирелде. Заманында ул нигезләгән мәдрәсәнеңӊ ачылуына 250 һәм Югары Карыш урта мәктәбенеңӊ беренче чыгарылышына 60 ел тулу вакыйгалары 1999 елныңӊ июлендә киңӊ билгеләнде.
2012 елныңӊ 15 сентябрендә уздырылган “XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев-Батыршаныңӊ тәрҗемәи хәле һәм 1755 елгы халык күтәрелешенеңӊ яңа сәхифәләре” дигән фәнни-гамәли конференциядә Казаннан тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев белән миңа да катнашырга насыйп булган иде. Конференция эше тәмамлангач, Батыршаның туган авылы Югары Карышта киң җәмәгатьчелек катнашлыгында яңа мәчет, гомуми урта белем бирү мәктәбе йортында каһарман хөрмәтенә тактаташ ачу тантанасы булды. Хосусан, анда болай дип язылган: “XVIII гасырда мөселман халкының дине һәм бәйсезлеге өчен гомерен багышлаган якташыбыз, мәгърифәтче Габдулла Галиев-Батыршага якты истәлек”.
Рәфис хәзрәт Батырша йорт-музее экспозицияләре белән Русия Федерациясенең төрле төбәкләрендә турыдан-туры таныштыру белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, Ишембай районында үткәрелгән “Салават йыйыны-2010”, Екатеринбург шәһәрендә уздырылган федераль Сабан туенда (2011 ел), Сарытау шәһәрендә Башкортстан мәдәнияте көннәрендә (2012), Уфада Балтач районына багышлап үткәрелгән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә (2012, ноябрь), Кырмыскалы районында уздырылган “Шәҗәрә бәйрәме-2013”, Пермь крае Сабан туенда (2013 ел), Уфада Русия Дәүләт думасының 110 еллыгына багышланган кичәдә (2015 ел), “Атайсал” халык иҗаты район фестивалендә (2016 ел) аларны халык игътибарына тәкъдим итте.
Ул район хакимияте ярдәме белән Батырша эзләреннән йөреп, мәсәлән, 2004 елның 24 июнендә Шлиссельбург кальгәсенә барып, аның дивары янында каһарман рухына дога кылып, аның туган нигезеннән алынган туфракны шундагы җиргә салды. 2005 елның 17 маенда Тайсуган авылында булачак хәзрәтнеӊ укытучысы Габдрахман Бикчуринның җиденче буын вәкиле Илгизә Мөнир кызы Бикчурина һәм сигезенче буыны Ландыш Бикчурина (Тайсуган гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы) белән очрашты. Чиләбе өлкәсе Кунашак районының Мөслим авылында Батыршаның хатыны Зөлбохарның нәсел дәвамчысы Ф. Курмакаевлар белән күреште. Ташкичү авылында Батырша укыган мәдрәсә урынын, балалар укыткан Уфа өязе Уса юлы Гайнә волосте (хәзерге Пермь крае Барда районы) Байавылны (рәсми атамасы – Күземьяр) зыярәт кылды.
Рәфис хәзрәтне Башкортстанда, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә үткәрелә торган гыйльми-мәдәни чараларда да еш күрергә мөмкин. Мәсәлән, 2005 елның 17 маенда Казанда Татарстан Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан уздырылган “Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш” дигән Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады. 2012 елның июнендә дин әһелләренең Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган өченче Бөтенрусия форумында илнең 55 төбәгеннән килгән 910 вәкил арасында ул да булды. 2014 елның 28 ноябрендә Пермь краеның Барда районында үткәрелгән “Татар мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә урындагы тарихчыларның, шагыйрьләрнең һәм язучыларның роле” дигән Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә доклад сөйләде.
2010 елның ноябрендә “Җәмәгател-Мостафа” оешмасы чакыруы буенча Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе составында Иран Ислам Җөмһүриятенең Тәһран, Мәшһәд шәһәрләрендә булды. 2014 елның май аенда исә Кум шәһәре университетына дини белемен күтәрү һәм камилләштерү курсларына баргач, фарсы-таҗик әдәбияты классигы Әбелкасыйм Фирдәүсинең Тус шәһәрендәге мавзолеен да зыярәт кылды.
Рәфис хәзрәт үзенең эзләнү нәтиҗәләрен көндәлек матбугат битләрендә яктыртып бара, басылган хезмәтләрендә бәян итә. Мәсәлән, “Балтач мәчетләре” (Казан, 2010) китабы дәһриләр идарәсеннән соң районыбыз авылларында төзелгән мәчетләргә багышлана. Анда 28 изге йортның фотосурәтләре белән бергә әлеге саваплы эштә көч куйган кешеләр, үткәндә һәм хәзерге вакытта халыкны тәүфыйк-сәгадәт юлына күндерүдә хезмәт иткән могтәбәр имамнар турында һәм башка киң тарихи мәгълүмат китерелә. Китаптан аңлашылуынча, район территориясендә 1930 елда 70 тирәсе мәчет булган. Инде мәңгелеккә юкка чыгарылган бу корылмаларның сакланып калган сурәтләре, зур тырышлык белән мөмкин кадәр җыйналып, шулай ук биредә урнаштырылган. Шул чорның дини вәзгыяте документларының берсе – Башкортстан, Татарстан, Казахстан һәм Украина җөмһүриятләрендәге һәм РСФСРның башка вилаять вә крайларындагы мөселманнарның мәркәз Диния нәзарәте тарафыннан Башкортстан җөмһүрияте Иске Балтач районы Көмьязы авылының беренче мәхәлләсеннән Рәхимҗан Гайнетдиновка дини эшләрне башкарырга бирелгән Шәһадәтнамәнең факсимилесе дә зур кызыксыну уята. Аны мөфти Ризаэтдин Фәхретдин һәм казый Зыяэтдин Камали имзалаганнар.
“Сынауларда сыналмаган” (2010) дигән китабында Иске Яхшый авылында туып-үскән Хәтмулла Гайфуллинның Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлектә язган истәлеген, шигырьләрен бастырган.
“Батырша эзләреннән” (Казан, 2012) – каһарманның тормышын һәм эшчәнлеген эзлекле тикшеренүләренең бәрәкәтле нәтиҗәсе. Рәфис хәзрәт анда ХVIII гасырда дини вәзгыять, Батыршаның тәрҗемәи хәле, аның белән бәйле тарихи урыннар (Шлиссельбург крепосте, Ташкичү, Тайсуган, Барда, Мөслим, Татар Каргалысы авыллары), күтәрелеш һәм аның нәтиҗәләре, көрәштәшләре, шәкертләре турында бай мәгълүмат туплаган. Кушымтада Батыршаның халыкка өндәмәсе, рапортлар, сорау алу документлары, Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” дигән биобиблиографик характердагы фундаменталь хезмәтеннән өземтә, “Батырша” исемендәге музейда сакланучы басма һәм кулъязма китапларның исемлеге китерелгән. Китапта урын алган күпсанлы фотосурәтләр укучыда күзаллауны тагын да киңәйтә төшә.
Ул үзенең балачагы һәм үсмер еллары үткән авылы турында ике китап бастырды. Аның беренчесе “Чуртанлыкүл – авыл тарихы” (Казан, 2013) дип атала. Анда әүвәл Чуртанлыкүлнең барлыкка килү тарихы тасвир ителә. Аннан соң авылның социаль катламы, Батырша, Пугачёв җитәкчелегендә халык күтәрелешләренә бәйле тарихи вакыйгалар бәян ителә.
Чуртанлыкүллеләрнең хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районындагы Солтанморат, Әлшәй районындагы Бозаяз, Балтач районындагы Зиләзекүл, Аскын районындагы Яңа Карыш (хәзерге вакытта юк) авылларын нигезләүләре турындагы мәгълүмат шулай ук зур кызыксыну уята.
Авылның 1917-40 еллардагы, Бөек Ватан сугышы вакытындагы тормыш-көнкүреше тәфсилле тасвирланган. Әйтелгән чорда фидакарь хезмәт куйган тракторчы хатын-кызларны ихтирам белән искә алу бик урынлы булган. Китап сәхифәләрен ача торгач, үткәндәге могтәбәр имамнар белән дә танышабыз.
Аннан соң төрле еллардагы “Ревизская сказка”, метрика дәфтәрләрендә авылга кагылышлы кызыклы мәгълүмат белән танышабыз. 1945-2010 елларда Чуртанлыкүл башлангыч мәктәбен тәмамлаган укучыларның тулы исемлеге шулай ук документаль әһәмияткә ия.
Авторның “Күңелләрдә сугыш ярасы” (Уфа, 2015) дигән икенче китабы Чуртанлыкүл авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләргә багышлана. Аннан күренүенчә, фронтка киткән 80 кешенең 34е һәлак булган. Биредә аларның һәрберсенең төрле елларда төшкән фотолары урнаштырылган, тәрҗемәи хәлләре бирелгән, архивлардан алдырылган хәрби документларның күчермәләре китерелгән.
Сугышта күрсәткән зур батырлыклары өчен чуртанлыкүллеләрнең күбесе дәүләтнең югары дәрәҗә бүләкләренә лаек булган икән. Ә Имамгаяз Вилданшин һәм Зыятдин Саяпов 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда үткәрелгән Җиңү парадында катнашканнар. Китапта сугыш вакытында тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булганнарның да исемлеге китерелә.
Рәфис хәзрәтнең “Югары Карыш авылы тарихы” (Уфа, 2016) китабында борынгы чорлардан 1990 еллар башына кадәр бу авылның көнкүреш һәм дини тарихы, дин әһелләре һәм аларның нәсел дәвамчылары, Батырша һәм аның шәҗәрәсе, китапханәсе турында бай мәгълүмат тупланган. Бай иллюстратив материал аның эчтәлеген тагын да тулыландырып җибәргән.
Хәзерге район үзәге Иске Балтач авылын нигезләгән, Кыр-Танып һәм Кара-табын волостьлары старшинасы Колый Балтачев турында “Батырша эзләреннән” дигән китапта берникадәр әйтелсә, 2016 елда махсус аңа багышланган “Колый Балтачев” дигән хезмәте дөнья күрде. Пугачев күтәрелеше вакытында хакимият ягында булган бу шәхесне без совет чорында бары тик тискәре яктан гына ишетеп белә идек. Китапта язылганча, Бөек Ватан сугышы елларында, районның атамасын Пугачев дип атарга кирәк, дигән сүзләр дә йөргән. Ә Салават Юлаевның тууына 200 ел тулу уңае белән “Юлай” районы дип алмаштыру тәкъдиме юбилей үткәрү буенча хөкүмәт карарына да кертелгән булган икән. Әйе, совет хакимияте чорында шәһәр-авыл атамаларын алмаштыру бер традициягә әверелгән иде. Архив документларына таянып язылган бу китапта исә старшина хакында объектив мәгълүмат тупланган. Колый Балтачев үз вакытының танылган хәрби җитәкчесе, дәүләт эшлеклесе була. Тагын бер кызыклы факт: Сенатның яшерен экспедициясенә шаһитлык күрсәтмәләре биргәндә ул Юлай Азналинны һәм Салават Юлаевны үлем җәзасыннан коткарып кала. Гәрчә баш күтәрүчеләр тарафыннан кылынган золымлык нәтиҗәсендә 7604 сумлык зыян күрсә дә. Китапта старшинаның шәҗәрәсе дә төзелгән. Аның ачыкланган нәсел дәвамчылары Рәис Шәймөхәммәтов гаиләсе белән хәзерге вакытта Уфада, ә аның кызы Елена Толстых Вена шәһәрендә яшиләр икән.
Китапта 1771 елның 16 декабре белән билгеләнгән документта капитан Степан Абакумов командалыгында Польшага җибәрелгән өч йөз башкорт тупланган команданың атлары, кораллары белән күрсәтелгән исемлеге шулай ук зур кызыксыну уята.
Хәзерге район үзәге байтак вакытлар Колый атамасы белән билгеле булган. Ул Кыр-Танып волосте гамәлдән чыгарылып, Иске Балтач волосте барлыкка килгәч кенә Балтач дип атала башлый.
Рәфис хәзрәт районыбызга багышланган “Балтачевский район: 80 лет созидания” (Уфа, 2010) дигән китапның тарихи өлеше авторы да булды.
Югарыда әйтелгән Иске Яхшый авылы мәчетенең тарихы турында ул язган “Гасырларның изге ядкяре” (Уфа, 2022) дигән китап шактый гыйбрәтле хәл-вакыйгаларның тасвирлануы белән аерылып тора. Төрле чорларда фидакарь хезмәт куйган имамнар хакында белешмәләр аларның үрнәкле тормышлары һәм эшчәнлекләре турында сөйли. Болар барысы да архив документлары, автор үзе туплаган материаллар нигезендә язылган.
Гомумән, Рәфис хәзрәт үзенең хезмәтләрен документлар белән дәлилләп яза. Шуңа күрә анда Санкт-Петербург, Уфа, Казан, Ырынбур һәм башка шәһәрләрдәге архив материалларын күпләп күрергә мөмкин. Аның китапларына көндәлек матбугатта һәрвакыт уңай бәһа бирелеп барыла, киң танылу ала. Язган мәкаләләре, нәшер иткән китаплары туган төбәк, район, республика тарихларын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып тора.
Дөресен әйтергә кирәк, эш барышында барысы да җиңел генә булмый. Кайвакыт аның җитди, бер караганда, хәл итеп булмас кебек, проблемалары да алга килеп баса. Ләкин, бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча, “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә”. Табигате белән ачык күңелле, һәркем белән тиз аралашучы Рәфис хәзрәт үзенең эшчәнлеген район хакимияте җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелек белән даими тыгыз элемтәдә алып бара. Аңлашып эшләүнең бәрәкәтле нәтиҗәләре өчен ул элекке җитәкчеләргә һәм хәзер бу вазыйфада булган Илгиз Субушевка, районыбызның эшчән-булдыклы халкына һәрвакыт рәхмәтле.
Рәфис хәзрәтнең күркәм гаиләсе хакында да тирән соклану хисләре белән әйтү урынлы булыр. Ул 1975 елда Филзә Гарәфи кызы белән тормыш корып, иманлы, уңган, итагатьле Ирина, Эльза, Айгөл, Гүзәл, Ленария исемле биш күркәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларның өчесе хәзерге Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалында татар бүлеген тәмамлады. Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе бар, матур оныклар белән сөендерәләр. Филүс исемле кияүләре – Иске Балтач Үзәк мәчетенең имам-хатыйбы.
Һәр мөселман башкарырга тиешле булган биш фарыз гамәлнең берсе – хаҗ кылу. Рәфис хәзрәт бу изге гамәлне 1994 елда үзе генә башкарса, 2013 елда ышанычлы тормыш терәге, мәсләктәше булган хәләле белән бергә үтәделәр. Бу хакта Алсу исемле оныклары Бөре районының “Бөрө шишмәләре” дигән гәзитендә (2014, 25 сентябрь) горурланып язып та чыккан иде.
Рәфис хәзрәтнең дин һәм җәмәгать эшләрендә куйган күпьеллык намуслы хезмәте югары даирә җитәкчелек, дини оешмалар тарафыннан югары бәһаләнде. Ул Башкортстан һәм Татарстан республикалары Президентларының Рәхмәт хатлары (2003, 2012), “Казанның 1000 еллыгы” (2008), “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел”, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Татар халкына күрсәткән олуг хезмәтләре өчен” (2015), Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте идарәсенең “Әбу Бәкер разыйаллаһу ганһе” дәрәҗәсендәге “Әл-игътисам” – “Бердәмлек” (2016) медальләре, Балтач район Советы Президиумының Рәхмәт хаты (2004), Балтач районы хакимиятенең Мактау грамотасы (2007) белән бүләкләнде, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2017), Балтач районының шәрәфле шәхесе (2018), Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Шәфәгать иясе” (2007) дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Боларга янә киң җәмәгатьчелекнең тирән ихтирамы да өстәлә.
Дин эшлеклесе, төбәк тарихын өйрәнүче галим, публицист-журналист Рәфис хаҗи белән без – күптәнге танышлар. Телефон аша һәрвакыт хәл-әхвәлләр сорашып, яңалыклар белешеп торабыз, ул Казанга килгәндә, мин туган ягыма кайтканда шәхсән күрешәбез. Мөмкин булганча, нәшер ителгән хезмәтләребезне бер-беребезгә бүләк итәбез, ирешкән казанышларыбыз белән уртаклашабыз. Аңа киләчәктә ныклы сәламәтлек, тигез бәхетле озын гомер, фидакарь эшчәнлегендә яңа уңышлар телим!
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.