+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 август 2023, 11:25

Журфестка рәхим итегез!

Бу юлы «Журфест» фестивале быел Яктыкүл буендагы «Юбилейный» шифаханәсенең ачык мәйданчыгында узачак.

Журфестка рәхим итегез!Журфестка рәхим итегез!
Журфестка рәхим итегез!

18 августта бирегә республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре җыелачак.

"Журфест"та төп спикер сыйфатында "Шәһәр һәм район гәзите: уңыш технологияләре", "Газета успеха", "Живая газета" китаплары авторы, "Журналистика һәм медиабазар" журналының баш мөхәррире, "Русиянең иң яхшы 10 гәзите" еллык конкурсының Эксперт советы рәисе, филология фәннәре кандидаты, "Алтын каләм Русия" премиясе лауреаты Владимир Касютин чыгыш ясаячак. Владимир Леонидовичның чыгышы фестивальнең эшлекле программасы кысаларында матбугат клубы мәйданчыгында узачак.

В. Касютин "профессиональ эшне һәвәскәрлек алмаштыра алмый", басма киңкүләм мәгълүмат чаралары хәтта бөтен җирдә санлаштыру чорында да үз әһәмиятен югалтмаган, дип ышана.

Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль “Туган якка мәхәббәт” девизы астында үтәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас