Район хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Әлфия Тайгунова аңлатканча, 2019-20 елларда бинаның түбәсе яңартылган, тәрәзә блоклары, җылыту, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системалары алмаштырылган.
Объектны файдалануга тапшыру өчен диварларны, электр үткәргечләрен ремонтлау, янгын сигнализациясен һәм авария турында хәбәр итү системасын монтажлау, шулай ук бинаның фасадын тәртипкә китерергә кирәк.
Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов, авылда 365 кеше яши, дип хәбәр итте. Торак пунктка заманча клуб һәм башка социаль объектлар кирәк.
Радий Хәбиров ремонт эшләрен быел тәмамларга кушты. Яңартылган бинада шулай ук фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә урнаштырылачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы