+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август 2023, 20:20

Җәяүлене бәрдереп качкан...

Кызганычка каршы, җәяүле үлгән...

Җәяүлене бәрдереп качкан...
Җәяүлене бәрдереп качкан...

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте Әбҗәлил районында булган, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Стәрлетамак - Белорет - Магнитогорск юлының 268нче чакрымында 59 яшьлек ир «Рено Логан» машинасында 44 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм авария урыныннан качкан. Арытаба водитель ике сәгатьтән соң авария урынына кире килгән. Кызганычка каршы, җәяүле ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Водитель сүзләренчә, җәяүле караңгыда юл буйлап яктылык кайтаручы элементларсыз киемдә барган. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: