+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 август 2023, 07:28

Әйдә, уйнарга!

Уфаның Совет мәйданында 14-17 сентябрьдә "Әйдә, уйнарга!" фестивале узачак. Анда уеннар, уенчыклар, уен җиһазлары, хобби һәм иҗат өчен материаллар җитештерүчеләр катнаша ала.

Әйдә, уйнарга!Әйдә, уйнарга!
Әйдә, уйнарга!

Фестиваль кысаларында Балалар товарлары индустриясе ассоциациясе (АИДТ) балалар өчен уен продукциясе тармагын үстерү буенча дәүләт программасын югары дәрәҗәдә фикер алышырга, балалар товарлары индустриясенең әйдәп баручы җитештерүчеләре чыгышлары белән практик сессияләр һәм семинарлар оештырырга, "Балаларның сайлавы" интерактив уенын тәкъдим итәргә планлаштыра.

Фестивальнең көн тәртибе белән бәйле теләкләрне, тәкъдимнәрне һәм сорауларны b2b@acgi.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Фото: Балалар товарлары индустриясе ассоциациясенең социаль челтәрдәге төркеменнән, vk.com/acgi_id

Автор:Денис Таваев
Читайте нас