32 яшьлек Динар Юнысов 7 августта Уфа районының Йоматау авылында югалган, дип хәбәр итә "Лиза Алерт. Башкортстан" волонтерлары.
Югалган егетнең билгеләре: буе - 170 сантиметр, уртача гәүдәле, чәче кара, күзләре зәңгәр.
Волонтерлар Динар Юнысовның кайдалыгы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 89177819334, яки 112 телефоннары буенча шалтыратуларын сорый.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.