+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Августа 2023, 02:41

Ял көннәрендә һава торышы нинди булачак?

Яңгырмы, эссеме? Галушмы, сандалимы?

Ял көннәрендә һава торышы нинди булачак?Ял көннәрендә һава торышы нинди булачак?
Ял көннәрендә һава торышы нинди булачак?

Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, бүген республикада башлыча явым-төшемсез булачак. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +21,+26° тәшкил итәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 август көннәрендә яңгырсыз булачак. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Термометр баганалары төнлә +8,+13°, көнчыгышта +3°, көндез +22,+27° күрсәтәчәк.

Җәйнең соңгы көннәренең кадерен белеп калыйк, дуслар!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас