

«Башҡорт аты» II халыкара фестиваленә Баймак районына күп кенә чит ил кунаклары килде. Шуларның берсе - профессор Ерол Улусой, ул Истанбул университетында юридик дисциплиналар укыта, шулай ук "Милләт" төрек гәзитенең колумнисты булып тора.
- Мине барыннан да бигрәк башкорт халкының бүген үткәрелә торган чарага кызыксынуы тәэсирләндерде. Минем күзәтүләремчә, монда мин башкорт халкының үткәненә чумуын күрәм. Кагыйдә буларак, без мондый вакыйгаларның шоу гына, перформанс булуына күнеккәнбез, әмма монда без башкорт мәдәниятенең, тарихның ничек җанлануын күрәбез, - диде Ерол Улусой.
“Башҡорт аты” II халыкара фестивале турындагы тәэсирләре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Русия Федерациясендәге беренче сәркатибе Мөхәммәд әл Мансури да уртаклашты.
- Беренче чиратта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм кунакчыл республика халкына рәхмәт белдерәсем килә. Мине бик нык тәэсирләндергәне - башкорт халкы мәдәнияте. Мондый чаралар башка илләр вәкилләренең башкорт халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныша алуы бик мөһим.