+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 август 2023, 08:55

Хәл тотрыклы, куркыныч юк

Уфада Дим станциясенең янгын сүндерү поезды Уфа станциясенең тимер юл вокзалы районында ландшафт янгынын сүндерүдә катнашты.

Хәл тотрыклы, куркыныч юкХәл тотрыклы, куркыныч юк
Хәл тотрыклы, куркыныч юк

Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәтенә «РЖД» җәмгыяте филиалы хәбәр иткәнчә, компаниянең инфраструктура объектларына куркыныч юк. Поездлар хәрәкәтенә хәл тәэсир итми.

"Куйбышев тимер юлында барлыгы 16 янгын сүндерү составы әзерлек режимында тора. Алар утны сүндерү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган һәм кыска вакыт эчендә магистральнең теләсә кайсы ноктасына килү өчен бер-берсеннән тигез ераклыкта урнашкан зур станцияләрдә дислокацияләнәләр», - дип ассызыкладылар оешмада.

Уфа тимер юлы вокзалы тирәсендә төтен чыгу турында хәбәр килгәч тә
вокзалга оператив рәвештә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килеп җитә. 11 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителә. Урында ачыклануынча, тимер юлы вокзалы артында чүп һәм куаклар яна. Янгын ялмаган мәйдан зурлыгы ачыклана, тиешле чаралар күрелә. Зыян күрүчеләр юк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас