

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 17нче кымызчылар конкурсы "Башкорт аты" халыкара фестивале кысаларында узды. Иң күп балл җыйган оста һәм жюри әгъзалары карары буенча, Башкортстанда иң яхшы кымызчы исеменә Әбҗәлил районыннан Ильяс Хибатов лаек булды. Икенче урында Ярмәкәй районыннан Наталья Дик хуҗалыгы. Өченче урында - Әлшәй районыннан Фидан Әхмәтҗанов.
Зилаер районыннан Марат Абдулов - иң өлкән катнашучы, ә иң яшь һәм креатив катнашучы - Әлшәй районыннан Динар Ахунов. Тамашачылар ихтирамына Әбҗәлил районыннан Гөлназ Әминова, Белорет районыннан Рәүф Мәгъфүтов һәм Баймак районыннан Илнур Хәмитов лаек булдылар, Учалы районыннан Лилия Сәгадәтова Гран-при иясе булды.
"Шунысы куанычлы, "кымызчы" һөнәре аерым әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә без башкорт халкының милли эчемлеге буларак кымыз җитештерү культурасын алга сөрәбез. Әлбәттә, һәркайсыбызның үз технологиясе, тәҗрибәсе һәм стажы бар, ә әлеге мәйданчык мәгълүмат белән уртаклашырга һәм яңасы белән тулыландырырга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде чарада катнашучы Саҗидә Шәрипова.
Фото: bashinform.ru