

"Роспотребнадзор" идарәсе кешеләр арасында инфекция таралу куркынычын киметү буенча кошларның грипп авыруы учагында эшне дәвам итә.
Кошчылык фабрикасында эшләүчеләрдән мазок һәм кан көн саен алына.
Кичә сайлап алынган нәтиҗәләр буенча, барлык хезмәткәрләр дә сәламәт.
Коллектив медицина күзәтчелеге контролендә.