+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 август 2023, 13:12

Мәчетле авылның киләчәге якты

Радий Хәбиров Баймак районында күптән түгел ачылган мәчеттә булды.

Мәчетле авылның киләчәге яктыМәчетле авылның киләчәге якты
Мәчетле авылның киләчәге якты

Бүген Баймак районы буенча эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мерәс авылында булды. Төбәк җитәкчесе инде ачылган, ә төзелеше дәвам итүче мәчеттә булды. Аны 2013 елда авыл кешеләре һәм авылдан чыгучылар иганәләренә төзи башлаганнар. Башлаучыларның берсе башкорт ирекле батальоннарының рухи остазы, имам Хәмзә хәзрәт булды. Ул объектта эчке бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү барышы турында сөйләде. Мәчет үзе эшли инде. Монда җомга намазы укыйлар һәм дини бәйрәмнәрне үткәрәләр.

- Яхшы мәчет, яхшы башлангыч. Хәмзә хәзрәткә безнең рәхмәтебез. Ул безнең егетләр өчен күп нәрсә эшли. Аның батюшка Виктор белән СВО зонасындагы уртак эшчәнлеге - уникаль күренеш, мөселман һәм православие руханилары алдынгы позицияләрдә булып, яугирләрнең сугышчан рухын күтәрә, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Алар инде елдан артык безнең сугышчылар белән. Аларны һәркем белә һәм бик хөрмәт итә.

Радий Хәбиров шулай ук урындагы халык белән аралашты. Алар республика Башлыгына Баймак районына игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы елларда Баймак һәм башка торак пунктларның үзгәрүен билгеләп үттеләр.

- Безнең авылда догазификация программасы буенча зәңгәр ягулык бөтен йортларга да килеп җитте. Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүдә колонкаларны ремонтлауда ярдәм итүегезне сорыйбыз, алар инде яраксыз хәлгә килгән, - диде авыл халкы.

Республика Башлыгы су белән тәэмин итү системасын оператив төзекләндерү буенча кирәкле күрсәтмәләр бирде. Радий Хәбиров, шулай ук, киләсе елда авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, дип билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас