

Төбәк җитәкчесе Салават Юлаев исемендәге Мәдәният һәм ял паркында булды, ул "Вольный берег" проекты кысаларында модернизацияләнә. Аның концепциясе быел уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру проектларының Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев сөйләгәнчә, бу - шәһәр территориясендә мондый масштабтагы бердәнбер яшел зона. Паркның гомум мәйданы 6,3 гектар тәшкил итә, шуларның 2,3 гектарын яңарту планлаштырыла.
Биредә керү урынын яңарталар, җәяүлеләр өчен юллар, спорт һәм балалар уен комплекслары, сәхнә, Таналык елгасына караган манзара мәйданчыгы, яр буе зонасы төзекләндерелә. Иҗтимагый киңлекне башкорт халкының милли үзенчәлеген һәм традицияләрен исәпкә алып төзекләндерәчәкләр.
Проектны гамәлгә ашыруга 72,4 миллион сум федераль грант бүлеп бирелгән. Моңа өстәп, республика паркны яңартуга - 29 миллион сум, ә муниципалитет тагын 3 миллион сум акча бүләчәк.
Аралашу вакытында урындагы халык Башкортстан Башлыгына Баймакка игътибарлары һәм территорияне төзекләндерүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Быел Бөтенрусия иң яхшы проектлар конкурсында уңайлы тирәлек булдыру конкурсында Баймак шәһәре һәм Ишембай районының Верхотор авылы җиңде. Башлангычларны киләсе елда гамәлгә ашыра башлаячаклар. Эшләр тәмамлангач, бу урынны танымаслар дип ышанам, - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru