+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 август 2023, 06:06

Эссе көннәр озак булачакмы?

"Башгидрометүзәк" синоптиклары якын көннәргә республикада һава торышы фаразын бастырып чыгарды.

Эссе көннәр озак булачакмы?Эссе көннәр озак булачакмы?
Эссе көннәр озак булачакмы?

Бүген, 15 августта, Башкортстанда явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +12,+17, таулы районнарда +7, көндез +27,+32 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 16 августта, төбәктә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил үзгәрүчән юнәлешле булачак, яшен вакытында көчле булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +13,+18, көндез +26, +31 градус булачак.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас