+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 август 2023, 04:46

Башкортстан Русиядә балалар журналистикасы үзәге булырмы?

Бүгенге оператив киңәшмәдә шундый теләк яңгырады.

Башкортстан Русиядә балалар журналистикасы үзәге булырмы?Башкортстан Русиядә балалар журналистикасы үзәге булырмы?
Башкортстан Русиядә балалар журналистикасы үзәге булырмы?

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика делегациясенең II Халыкара балалар мәдәни форумы программасында катнашуына нәтиҗә ясадылар. Ул Мәскәүдә 10-12 августта узды һәм үз мәйданчыгында Русиянең барлык төбәкләреннән һәм 13 чит илдән 2 меңнән артык катнашучыны җыйды.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова форумның төп чаралары һәм төбәкнең яшь талантлары казанышлары турында сөйләде.

Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә һәм иҗади үстерүгә керткән өлешләре өчен Башкортстан Башлыгы рәхмәтенә шулай ук “ТЕЛЕШКО” балалар телевидениесе мәктәбенә нигез салучы һәм җитәкчесе Рөстәм Аднабаев та лаек булды.

Оператив киңәшмәдә ул төбәкнең Мәдәният министрлыгына һәм республика җитәкчелегенә иҗади проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан Русия балалар журналистикасы үзәге булырга мөмкин, дип сөйләде. «ТЕЛЕШКО» балалар мәктәбе филиаллары инде Русиянең 10 төбәгендә эшли. Ә якын арада аларны Санкт-Петербургта, Ханты-Мансийскта, Тамбовта һәм Әрмәнстан башкаласы Ереванда ачарга планлаштыралар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас