+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2023, 14:16

Юлда янә ике кешене югалттык...

Коточкыч авария Хәйбулла районында булган.

Юлда янә ике кешене югалттык...
Юлда янә ике кешене югалттык...

15 август кичендә Хәйбулла районында ике кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе.

Юлдыбай - Акъяр - Сара юлының 48нче километрында "ВАЗ-2107" машинасының 33 яшьлек водителе, фаразлар буенча, «Узып китү тыелган» билгесе зонасында бер машинаны узып барганда 49 яшьлек ир-егет идарә иткән "Лада Калина" машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә ике водитель дә алган җәрәхәтләрдән үлгән. "Калина"ның өч пассажиры, шул исәптән бер яшьлек бала да, дәваханәгә озатылган. "ВАЗ-2107" машинасында булган 60 яшьлек пассажир да зыян күргән.

Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, күзәтчелек ведомствосы юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартларын ачыклауны һәм процессуаль карар кабул итүне контрольгә алган.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: