Тукталыш конструкциясе килеп төшүдән зыян күрүчеләрнең икесенең дә хәле авыр. Яшьләр хәзер 17нче хастаханәдә тикшеренүдә.
Кызда табиблар күптөрле сөяк сынулар һәм җәрәхәтләр ачыклаган, ә егетнең умыртка сөяге сынган һәм тезе зарарланган.
Зыян күрүчеләр әлеге тукталышның элегрәк тә көчле җил чыккан саен җимерелгән булуы хакында да белдергән.
Фото/видео: Честно говоря төркеменнән, vk.ru/govoryachestno