+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 август 2023, 18:54

Бүген республика Абдулла Солтанов белән хушлашты

17 августта Учалы районының Кобагыш авылында җырчы, Башкортстанның халык артисты Абдулла Солтановның йөрәге тибүдән туктады. Бүген җырчы белән хушлашу чарасы узды.

Бүген республика Абдулла Солтанов белән хушлашты
Бүген республика Абдулла Солтанов белән хушлашты

- Абдулла картәти көтүче булды, ә минем нәнәм аңа аш илтә иде. Ул картәтинең әлеге вакытта кайдалыгын тавышыннан табуы хакында сөйли иде. Иң мөһиме - бабайның тавышы бик ерак ишетелә торган булган. Барасың, тавыш буенча барасың, агачлар артына - әле дә юк, бик озак барырга туры килә иде Шундый көчле тавыш, - ди җырчының оныгы Динә Сабанбаева.

- Безнең республика мәдәнияте өчен бу - чыннан да зур югалту. Уникаль тавыш, самородок. Башкорт халык җырларын башкаруның иң югары планкасы иясе, - дип белдерде БАССРның халык, Русиянең атказанган артисты, курайчы Азат Аеткулов.

- Миңа шәхсән легенда белән очрашу бәхете тиде һәм мин аның тавышы көченә, феноменаль музыкаль хәтеренә, шәхес харизмасына сокланып карадым, - дип билгеләп үтте Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова.

Хушлашу чарасында төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты. Ул Абдулла Солтанов башкаруындагы башкорт халык җырларын аның әти-әниләре дә бик яратканлыгы турында сөйләде.

- Иртән иртүк уянасың. Гадәттә, радиодан халык җырларын тапшыралар. Һәм менә шулар арасында Абдулла агай Солтанов башкаруында «Буранбай» яңгырый. Шунда ук җанның иң тирәнлегенә кадәр үтеп керә иде. Аның җырларында – башкорт халкының җаны, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.

Фото: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: