+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2023, 10:13

Каләмегез киләчәктә дә үткен булсын!

Бүген Әбҗәлил районында урнашкан Яктыкүл буендә Башкортстан журналистларының традицион "Журфест-2022" фестивале ачылды.

Каләмегез киләчәктә дә үткен булсын!Каләмегез киләчәктә дә үткен булсын!
Каләмегез киләчәктә дә үткен булсын!

Анда 400гә якын журналист катнаша, алар - федераль, республика, район, шәһәр басмалары, телевидение, радио һәм интернет-берләшмәләр вәкилләре. Республика Башлыгы игълан иткән "Кече ватан өчен файдалы эшләр елы"нда фестивальнең төп девизы билгеләнгән, ул «Журфест - туган якка мәхәббәт белән» дип атала.

Ачылу тантанасында журналистларны республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, аның урынбасары Марат Газизов һәм Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Хәлилов сәламләделәр. Бәйрәмгә стендларны "Кече ватан өчен файдалы эшләр елы"на тәкъдир итү, халык уеннары, конкурслар, патриотик квест әзерләнгән иде. Башкортстан Журналистлар берлеге вәкиле анда яңа әгъзаларга берлек таныклыкларын тапшырды. Фестиваль мәйданчыгында традиция буенча уеннар һәм спорт ярышлары оештырылды.

Фестиваль кысаларында мактаулы исемнәр дә тапшырылды. Алар арасында "Кызыл таң" гәзитендә озак еллар эшләгән коллегаларыбыз да бар. “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә “Кызыл таң” гәзите редакциясенең яңалыклар бүлеге мөдире Резидә Вәлитова белән сәясәт бүлеге мөдире Фәнүз Хәбибуллин, “Архангельский вестник” һәм “Инҗәр” гәзитләре мөхәррире Гөлшат Закирова, “Бельские просторы” журналы баш мөхәррире урынбасары, язучы Светлана Чураева лаек булдылар.

Моннан тыш, эшләрендә зур уңышларга ирешкән башка журналистларга башка төрле дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас