

Чара 8:00-11:00 сәгатьләрдә үтәчәк. Мөмкин булган үзгәрешләр турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Родион Әмиров Ишембай районының Богдановка авылында җирләнәчәк.
Гомеренең соңгы көннәрендә 21 яшьлек хоккейчы каты авырып, сукырайган, йөрмәгән, әмма табиблар биргән вакыттан өч ай озаграк яшәп, елмаюын дәвам иткән иде..
Сәләтле спортчыбызның авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына Ходайдан сабырлык телибез.