18 августта Башкортстанның Туймазы районында коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган. Әлеге вакыйганың нечкәлекләрен республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте М5 "Урал" трассасының 1298нче километрында булган. Анда "Иж-2717" йөк машинасы һәм "ВАЗ-2114" автомобиле бәрелешкәннәр. Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә йөк машинасы водителе һәм "ВАЗ" пассажиры үлгәннәр, "ВАЗ" водителе җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә озатылган.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый.
Фото: "Башинформ" агентлыгы