

"Башгидрометүзәк" синоптиклары якын көннәргә республикада һава торышы фаразын бастырып чыгарды.
Бүген, 20 августта, Башкортстанның көньяк районнарында бераз яңгыр явачак, яшен булуы көтелә. Шулай ук, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +12,+17, төньякта +7, көндез +20,+25 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 21 августта, көндез бераз яңгыр явачак. Җил үзгәрүчән юнәлешле булачак, көндез көчле җил дә булуы көтелә. Төнлә һава температурасы +8,+13, көндез +22,+27 градус булачак.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.