71 яшьлек Рәиф Бикташев 18 августта Уфада югалган, дип хәбәр итә «Башрегионспас» төркеме волонтерлары.
Югалган кешенең билгеләре: буе - 175 сантиметр, ябык гәүдәле, аксыл кыска чәчле һәм зәңгәр күзле. Карт медицина ярдәменә мохтаҗ.
Рәиф Бикташевның кайдалыгы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 89373102112, яки 112 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.