+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 август 2023, 05:00

“Сентябрь башына әзер булсын!”

Башкортстан Башлыгы алда торган ягып җылыту сезонына бәйле җитди йөкләмәләр бирде.

“Сентябрь башына әзер булсын!”“Сентябрь башына әзер булсын!”
“Сентябрь башына әзер булсын!”
15 августта республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмә башында Радий Хәбиров Башкортстанда пилотсыз авиация системалары тармагын үстерү буенча дирекция төзү турында карар кабул ителүен хәбәр итте.

— Пилотсыз авиация системалары белән икътисадның һәм тулаем илнең киләчәге бәйле. Бу хәрби максатларны гына күздә тотмый, аларны тыныч тормышта да куллану турында сүз бара, — диде ул. — Бурыч — пилотсыз авиация белән бәйле бөтен нәрсәне бер дирекция канаты астында тупларга. Дирекциянең җитәкчесе вице-премьер Александр Шельдяев булачак.

Республикада пилотсыз авиация сис­темалары тармагын үстерү буенча дирекция турында Указ сентябрь башында имзаланачак.
Башкортстан Башлыгы оператив киңәш­мәдә Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучыларны да бүләк­ләде.
Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү­гә керткән өлеше өчен “Телешко” балалар телевидениесе мәктәбенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Рөстәм Адна­баев Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул республика җитәк­челегенә рәхмәт сүзләрен белдереп, Уфага балалар журналистикасы башкаласы статусын беркетергә тәкъдим итте.
— Бездә “Тамыр” телеканалы бар. 11 ел балалар телевидениесе мәктәбе эшли. Мәктәп филиаллары Русиянең 10 шәһә­рен­дә бар — шул исәптән, Донецкта, сентябрьдә Ханты-Мансийскта, Тамбовта, Санкт-Петербургта һәм Ереванда ачылачак. Уфаның медиатармак хезмәт­кәрләре балаларны бөтен ил буйлап укыта, — диде Рөстәм Аднабаев.

“Телешко” балалар телевидениесе тәрбияләнүчесе Арсений Гайнуллин “Идел буенда эшләргә кирәк булган 100 әйбер” беренче балалар трэвел-шоуын уңышлы гамәлгә ашырган өчен республика Башлы­гының Рәхмәт хаты белән бүләклән­де. Форумда катнашу мөмкин­леге өчен рәхмәт белдереп, Арсений проект Интернетта гына түгел, телеви­дениедә дә үз урынын алсын иде дигән теләк белдерде.

“Башкорт аты” фестивале республи­ка­ның мәдәни, тарихи, фәнни тормышындагы иң чагу ва­кыйгаларның берсенә әверелергә тиеш. Башкортстан Башлыгы, чарага йомгак ясап, шулай диде. Радий Хәбиров фес­тивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

— Бу искиткеч этно-мәдәни бәйрәм булды. Бәйрәм ел саен колачлырак була барырга тиеш дигән бурыч куям. Һәм ел саен без анда яңа инфраструктура объектлары барлыкка килүен күрергә тиеш. Ике ай эчендә киләсе елда чараның ничек узачагын билгеләргә һәм әзерләнә башларга кирәк, — дип ассызыклады республика Башлыгы.

Радий Хәбиров киңәшмәдә Хөкү­мәтнең барлык әгъзаларына һәм төбәк муниципалитетлары җитәкчеләренә махсус хәрби операция зонасына һәр сәфәр­не аның бе­лән килештерергә кушты.
— Русиянең Оборона министрлыгы белән килешү нигезендә, СВО тер­ритория­сенә һәр баруны шәхсән минем белән ки­лештерүне сорыйм, — диде Радий Хәби-ров.
15 августта Дагстанның Махачкала шәһәре автозаправкасында көчле шартлауга бәйле матәм игълан ителде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хө-күмәтнең оператив киңәшмәсендә тө­бәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына Дагстандагы хезмәттәшләренә һәртөрле ярдәм күрсәтергә кушты.
— Анда һәлак булучылар һәм яралылар күп. Сез киңәшмәдән соң Дагстан­ның Сәламәтлек саклау министрлыгына чыгыгыз һәм хезмәттәшләрегездән аларга нинди ярдәм кирәклеге турында сорашыгыз. Бездә пешү һәм башка җәрә­хәт­ләрне дәвалау буенча билгеле бер компетен­цияләр бар, — дип мөрәҗәгать итте ведомство вәкилләренә Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә Радий Хәбиров җылыту сезоны якынлашу уңаеннан да җитди йөкләмәләр бирде.
— Сентябрь уртасында ук җылы би­рергә кирәк булган еллар да булды. Моңа әзер булырга кирәк. Сентябрь башына рес­публиканың ягып җылыту сезонына әзерлеге турында доклад әзерләгез, — диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстанда шәһәрара маршрутларга тагын 20 автобус сатып алачаклар.
— Без 20 шәһәрара автобус сатып алдык. Без автопаркны тулыландыру, шә­һәрара маршрутлар өчен тагын 20 автобус сатып алу турында килештек, — диде Радий Хәбиров.
Автобуслар октябрь башында алыначак.
Республика Башлыгы шулай ук юллардагы аварияләргә бәйле хәлгә тукталды. Юл кагыйдәләрен бозучы водительләр белән эшне тагын да кө­чәйтү бурычын куйды төбәк җитәкчесе.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас