Хөкүмәт Рәисе Сибай тау-баектыру комбинатының киләчәк язмышын билгеләү белән бәйле мәсьәләгә игътибарны юнәлтте.
– Әлеге вакытта без Сибай предприятиесенең милек комплексын кабул итүнең максатка ярашлы булуын бәяләү белән шөгыльләнәбез. Шул ук вакытта комбинат базасында җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен стратегик инвесторны җәлеп итү мәсьәләсен карыйбыз. Хөкүмәт үз эшчәнлегендә баектыру фабрикасын һәм Сибай тау-баектыру комбинатының башка инфраструктурасын куллана алырдай ком-панияләр белән сөйләшүләр алып бара. Безгә шушы таләпләргә җавап бирүче инвестор табу мөһим. Бу тау эшкәртү инфраструктурасын тергезү, эш урыннарын саклап калу, шәһәрнең экологик проблемаларын хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, – диде Андрей Назаров.
Киңәшмә барышында Казахстаннан тау эшкәртү компаниясе проект белән кызыксынуын белдерде. Сентябрьдә очрашу нәтиҗәләре буенча килешүгә кул кую планлаштырыла.
Икенче көнне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русиянең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Бородавкин белән очрашты.
Андрей Назаров билгеләвенчә, Башкортстан белән Казахстанны төрле өлкә-ләрдә озайлы тыгыз хезмәттәшлек бәйли. Халыкларның уртак тамырлары, охшаш мәдәнияте һәм тугандаш телләр дә биредә мөһим роль уйный.
– Бүгенге тотрыксыз, тиз үзгәрүчән дөньякүләм икътисади хәл-шартларда да ике яклы хезмәттәшлек нәтиҗәле дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Казахстан 9 процент өлеш белән Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 2 урынны биләде. Агымдагы елның беренче биш аенда үзара товар әйләнеше күләме 239 миллион доллар тәшкил итте. Шул ук вакытта экспорт 204 миллион доллар тәшкил итте, бу, узган елның шул ук чорындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 9,5 процентка югарырак, – диде Андрей Назаров.
Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесе, шулай ук, инвестицион өлкәнең актив үсешүе турында сөйләде.
Ул билгеләп үтүенчә, март аенда Башкортстан вәкилләре “KazAeroSpace” компаниясе җитәкчелеге белән киңәшмәдә катнашкан, анда дәүләт хезмәтләрен санлаштыру өчен геомәгълүмат системаларын кертү өлкәсендә кооперация мөмкинлеге турында фикер алышканнар. Майда республиканың рәсми делегациясе машина төзелеше һәм металл эшкәртү буенча IV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшендә катнашып, анда ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын тикшергәннәр.
Үз чиратында, Алексей Бородавкин Русия-Казахстан мөнәсәбәтләренең нәти-җәле үсешүен билгеләде.
– Быел без XXI гасырда Русия белән Казахстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек турында килешүнең 10 еллыгын билгелибез. Бу килешү һәм аның нигезләмәләре көнүзәк булып кала, һәм бүгенге катлаулы халыкара шартларда тулы куәтенә эшли, чөнки бу килешү безнең илләр һәм халыклар арасында хөрмәт, суверенитет, бәйсезлек кебек кыйммәтләргә, дәүләтләребезнең территориаль бөтен-легенә нигезләнә, – диде Алексей Бородавкин.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Казахстан Республикасында Башкортстан рәсми делегациясенең эше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, Башкортстан белән Казахстан бик күп өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек алып бара.
– Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 10 процентка диярлек артты. Агымдагы елның беренче яртысында да, шулай ук, уңай динамика күзәтелә. Үсеш 4,4 процент тәшкил итә, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр ассызыклавынча, сәфәр кысаларында урындагы тау эшкәртү компанияләренең берсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрелгән. Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесе, шулай ук, Казахстан-ның индустрия һәм инфраструктура үсеше министры Марат Карабаев, Русиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Бородавкин һәм Русиянең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов белән сөйләшүләр дә нәтиҗәле булуын хәбәр итте. Андрей Назаров белдерүенчә, “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты да Казахстан ягында зур кызыксыну тудырган.
Шул ук көнне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Казахстан Республикасы Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты. Очрашуда ике яклы хезмәттәшлекне арытаба үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Беренче чиратта Андрей Назаров Казахстан җитәкчелегенә Актүбә өлкәсе делегациясе Баймак районында узган “Башкорт аты” халыкара фестивалендә катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Хөкүмәт җитәкчесе 10-12 майда Астанада узган Машина төзелеше һәм металл эшкәртү буенча IV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә Башкортстанның рәсми делегациясе катнашуы турында сөйләде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, шулай ук, хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын киңәйтү буенча тәкъдимнәр кертте һәм алар буенча ике яклы фикер алышуга чакырды.
– Халыкларыбызның мәдәни мирасын һәм рухи традицияләрен саклау һәм популярлаштыру максатларында без Башкортстан һәм Казахстан республикалары көннәрен үткәрү башлангычы белән чыгабыз. Мәсәлән, безнең төбәктә Казахстан көннәрен Уфада үтәчәк Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең 20нче форумы алдыннан оештырырга мөмкин. Үз чиратында, Казахстанда Башкортстан көннәрен Астанада “ИННОПРОМ. Казахстан” күргәзмәсе алдыннан үткәрергә мөмкин, – диде Андрей Назаров.
Андрей Назаров ассызыклавынча, Башкортстан предприятиеләре производствоны Казахстан территориясендә урнаштыру белән кызыксына. Казахстанда “Башкортстан сода компаниясе” инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә исә Премьер-министр аерым игътибар юнәлтте.
Киңәшмә ахырында яклар хезмәттәшлекне үстерүнең киң мөмкинлекләрен билгеләп үтте, киләсе елда Уфада Русия-Казахстан форумын һәм башка чараларны үткәрү турындагы башлангычны хупладылар.