Анда 400гә якын журналист катнашты, алар – федераль, республика, район, шәһәр басмалары, телевидение, радио һәм интернет-берләшмәләр вәкилләре. Республика Башлыгы игълан иткән “Кече ватан өчен файдалы эшләр елы”нда фестивальнең төп девизы “Журфест – туган якка мәхәббәт белән” дип аталды.
Ачылу тантанасында журналистларны республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, аның урынбасары Марат Газизов, Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков һәм Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Хәлилов сәламләделәр. Бәйрәмгә стендларны “Кече ватан өчен файдалы эшләр елы”на тәкъдир итү, халык уеннары, конкурслар, патриотик квест әзерләнгән иде. Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе анда яңа әгъзаларга берлек таныклыкларын тапшырды. Фестиваль мәйданчыгында традиция буенча уеннар һәм спорт ярышлары оештырылды.
Фестиваль кысаларында мактаулы исемнәр дә тапшырылды.
Дәүләт бүләкләренә лаек булучылар арасында “Кызыл таң” гәзитендә озак еллар эшләгән коллегаларыбыз да бар. “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә “Кызыл таң” гәзите редакциясенең яңалыклар бүлеге мөдире Резида Вәлитова белән сәясәт бүлеге мөдире Фәнүз Хәбибуллин, “Архангельский вестник” һәм “Инҗәр” гәзитләре мөхәррире Гөлшат Закирова, “Бельские просторы” журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Светлана Чураева лаек булдылар.
Моннан тыш, эшләрендә зур уңышларга ирешкән башка журналистларга да төрле дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Коллегаларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез!
Гөлия Гәрәева.