Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә алдыннан Радий Хәбиров Башкортстанның элекке Хөкүмәт Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтовны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде. Республика Башлыгы дәүләт эшлеклесенең Башкортстан үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
– 16 августта Башкортстан-ның күренекле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе Рафаэль Байдәүләтовка 80 яшь тулды, – диде Радий Хәбиров. – Барыбыз да Рафаэль Ибраһим улын күптән беләбез, Хөкүмәттә аның укучылары күп. Эш чоры республика өчен бик файдалы булды. Хөрмәтле Рафаэль Ибраһим улы, сезне Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләргә карар кылдык.
Бүләк тапшыру вакытында бөтен зал аягүрә басып кул чапты.
– Минем хезмәтемә шундый югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен әйтергә рөхсәт итегез. Минем өчен бу бүләк – безнең Хөкүмәтнең нәтиҗәле эшен тану. Хисләрне сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Бу – тирән канәгатьләнү һәм горурлык, – диде Рафаэль Байдәүләтов.
Башкортстан Башлыгы ялларда Стәрлетамакта узган “Купец 2.0” кунакчыллык фестивален оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Радий Хәбиров чараны республикада иң яхшыларның берсе дип атады.
“Уфа командасы өчен ачыктан-ачык әйтә алам: бу – миңа калса, иң яхшы фестивальләрнең берсе”, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Шул ук вакытта ул республиканың Туризм министрлыгына тәнкыйть сүзләре әйтте, Стәрлетамактагы фестивальгә пенсионерлар, “Башкортстанда озын гомерлелек” программасында катнашучылар килүен оештырмаганнары белән канәгатьсезлеген белдерде.
“Министрлыкка “берле” куям. Тагын да түбәнрәк бәя булса, мин аны да куяр идем. Бер тапкыр кабатлыйм: тагын бер хата, һәм без бөтен министрлыкны бер көндә үзгәртәчәкбез. Аңлашылдымы? Сез бит чараларның кайда узачагын алдан ук беләсез”.
Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе барышында 4 меңгә якын кешедә социаль авыруларга шик ачыкланган. Бу хакта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова хәбәр итте.
17 апрельдән 18 августка кадәр табиблар 134636 кешене караган, 280 торак пункт колачланган. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында 21-25 августта республика кардиоүзәгенең, Куватов исемендәге РКБның медицина модульләре, күчмә ФАПлар, сәламәтлек үзәкләре, шулай ук маммографлар, флюорографлар белән җиһазландырылган медикларның мобиль бригадалары Уфа, Дуван, Илеш, Миякә, Әлшәй, Күгәрчен һәм Хәйбулла районнарына чыгачак.
27 августта Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның туган көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, Уфаның Совет мәйданында бу дата хөрмәтенә “Геройлар вакыты” патриотик җыр конкурсы узачак.
– Без икенче ел “Геройлар вакыты” бәйгесен уздырабыз. Быел ул 15 июньнән 15 августка кадәр барды. Конкурска Русиянең 22 төбәгеннән өч номинация буенча 403 гариза керде, – диде оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әми-нә Шәфыйкова. – Финалга Русиянең 17 төбәгеннән 58 композиция узды. Барлык уфалыларны һәм шәһәр кунакларын – конкурс финалына, ә 27 августта барысын да гала-концертка чакырабыз.
Борай районында Җитез Танып елгасы аша вакытлы юлүткәргеч төзелә. Ул төп кү-перне ремонтлау вакытында кирәк, дип хәбәр итте оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
“Кичә вакытлы күперне төзи башладылар. Якындагы ике-өч атнада төгәлләрбез дип уйлыйм”, – дип билгеләде ведомство җитәкчесе.
Александр Клебанов сүзләренә караганда, узган атнада республика юлларында 18 кеше авария корбаны булган. 13 кеше транспорт чаралары бәрелешкәндә үлгән, 3 кеше – юлдан барганда, берсе – автомобиль ауганда һәм тагын берсе җәяүлене бәрдергәндә һәлак булган. Узган 7 көндә Башкортстанда барлыгы 80 юл-транспорт вакыйгасы булган. 348 машина йөртүче руль артында исерек хәлдә тоткарланган. Аларның бишесе авария китереп чыгарган.
Быел Башкортстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү 6,4 миллиард сумга төшәчәк. Бу хакта киңәш-мәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 400 миллион сум республика бюджетыннан лифтларны алмаштыруга юнәлтелгән, алар хезмәтнең норматив срогын үтәгән, ә 25 авыл муниципаль район территориясендә урнашкан күпфатирлы 29 йортның түбәләрен капиталь ремонтлау 110 миллион сумга төшә.
“Бүгенге көнгә барлык эшләр өчен дә контрактлар төзелгән. 93 процент йортта капиталь ремонт үткәрелә. Күпфатирлы 306 йортта (47 процент) төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән, 303 йортта (46 процент) эшләр алып барыла. Расланган графиклар нигезендә түбә, дивар, җылылык белән тәэмин итү системаларын капиталь ремонтлау буенча сезонлы эшләрне – 1 октябрьгә, калган эшләрне килешү сроклары нигезендә 31 декабрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Программаны үтәмәү куркынычы юк”, – дип хәбәр итте министрлык җитәкчесе.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.