

Күргәзмәне ачу 24 августта 12.00 сәгатьтә Русия Арктика һәм Антарктика дәүләт музеенда узачак. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында Төньяк флотта хезмәт иткән хәрби диңгезчеләргә, илнең оборона куәтен ныгыткан якташларыбызга багышлана.
Экспозициянең мактаулы кунаклары Русия Герое, запастагы генерал-майор Риф Сәхәбетдинов, Русия Герое, запастагы 1нче ранг капитаны Константин Сурков, контр-адмирал Батыргәрәй Зөлкарнәев һәм башкалар булачак.
Башкортстан Республикасы көннәрендә Санкт-Петербургның полярниклар музее һәм Арктика музее хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк, ул ике учреждение арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтәчәк.
Фото: resbash.ru