+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 август 2023, 05:35

Санкт-Петербургта Башкортстан көннәренә нинди программа әзерләнгән?

25-27 августта Санкт-Петербургта Башкортстан көннәре узачак, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Санкт-Петербургта Башкортстан көннәренә нинди программа әзерләнгән?Санкт-Петербургта Башкортстан көннәренә нинди программа әзерләнгән?
Санкт-Петербургта Башкортстан көннәренә нинди программа әзерләнгән?

Масштаблы вакыйга кысаларында бай мәдәни һәм эшлекле программа әзерләнгән. Аерым алганда, Башкортстан Республикасының икътисади, инвестицион һәм туристлык потенциалы тәкъдир ителәчәк, республика товарлары ярминкәсе, “Гусь и мед” гастрономия фестивале, Башкортстан, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшкуарлары бизнес-сөйләшүләр уздырачак, Уфаның 450 еллыгына багышланган презентация дә узачак.

Моннан тыш, Башкортстан көннәре кысаларында республика халык уен кораллары милли оркестры, Башгосфилармониянең эстрада-джаз һәм тынлы оркестрлары, Республика милли симфоник оркестры, “Йатаган”, “Хәзинә” һәм “Зәйнетдин” этно-проектлары, Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәм башкалар катнашлыгында “Башкортстан дусларын җыя” дип аталган концерт узачак. Концертның махсус кунаклары Русиянең атказанган артистлары, Башкортстанның халык артистлары Әскар һәм Илдар Абдразаковлар, шулай ук Русия һәм Башкортстанның халык артисты Николай Басков булачак.

Бәйрәм барышында республика туристик-мәгълүмат үзәге эшләячәк, анда килүчеләр популяр туристик юнәлешләр, истәлекле урыннар, Башкортстанның ял базалары һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә алачак. Тагын кунакларны һәм катнашучыларны республика режиссерларының "Алдар и серый волк", "Ни пуха, ни пера", "Охотник Юлдыбай", "Из Уфы с любовью" һәм "Отряд Таганок" кебек фильмнары күрсәтеләчәк.

"Бу - бик зур чара, анда икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләр белән бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз, Эрмитаж, Арктика музее һәм башкалар белән мәдәни элемтәләр урнаштырылачак, парк чишелешләренең һәм төзекләндерү буенча карарларның кызыклы премьералары булачак», - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас