+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 август 2023, 05:45

Санкт-Петербургтагы Республика көннәрендә Башкортстан туристик мөмкинлекләрен күрсәтәчәк

25-27 августта Санкт-Петербургта узачак Башкортстан көннәре кысаларында республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы төбәкнең туристик потенциалын тәкъдим итәчәк.

Санкт-Петербургтагы Республика көннәрендә Башкортстан туристик мөмкинлекләрен күрсәтәчәкСанкт-Петербургтагы Республика көннәрендә Башкортстан туристик мөмкинлекләрен күрсәтәчәк
Санкт-Петербургтагы Республика көннәрендә Башкортстан туристик мөмкинлекләрен күрсәтәчәк

26 августка планлаштырылган чарада әйдәүче республика туроператорлары: «Магазин путевок», “Милли туроператор компаниясе», «Тархан», «Вэлком РБ», «Крекс» туристлык фирмасы, «Пилигрим», «Полесье», «Бирское купечество», «Центр экскурсий Сулейман трэвэл», «Мир без границ». Шулай ук тәкъдим итүдә «Торатау геопаркы» һәм «Янгантау геопаркы» вәкилләре, Башкортстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге һәм «Красноусол» шифаханәсе һәм башкалар катнашачак.

Республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы Санкт-Петербургның туроператорлары һәм туристик агентлыклары, төньяк башкала халкын һәм кунакларын әлеге бизнес-миссиягә барырга, Башкортстанның туристик тәкъдимнәре белән танышырга һәм әйдәүче туроператорлар белән B2B сөйләшүләрдә катнашырга чакыра.

Мәйданда республиканың туроператорлары хезмәттәшләренә вакыйгалы чаралар, инфраструктура һәм безнең төбәккә турсәфәрләрнең гастрономик өлеше турында сөйләячәк.

Кунакларны башкорт сыйлары һәм эчемлекләре көтә. Программа азагында - Башкортстан туроператорларыннан бүләкләр уйнату.

Башкортстанның туристик потенциалын тәкъдим итү буенча бизнес-миссия Дәүләт академия капелласында түбәндәге адрес буенча узачак: Санкт-Петербург шәһәре, Мойка урамы, 20. Башлана - 11.30 сәгатьтә, дип яза resbash.ru сайты.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас