+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 август 2023, 07:30

Андрей Назаров һәм Андрей Бельянинов ЦУРда булдылар

Башкортстан Хөкүмәте Рәисе Андрей Назаров һәм Евразия халыклары ассамблеясе генеральный секретаре Андрей Бельянинов җитәкчелегендәге делегация әгъзалары ЦУРда булдылар.

Андрей Назаров һәм Андрей Бельянинов ЦУРда булдыларАндрей Назаров һәм Андрей Бельянинов ЦУРда булдылар
Андрей Назаров һәм Андрей Бельянинов ЦУРда булдылар
Министрлар Кабинеты башлыгы ассызыклаганча, ЦУР алып бара торган системалы аналитик эш тиешле карарларны оператив кабул итәргә мөмкинлек бирә. Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Черенков үзәкнең эш принциплары, шулай ук ЦУРга интеграцияләнгән мәгълүмати системалар турында сөйләде.

Андрей Бельянинов ЦУР эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм аның техник җиһазланышын билгеләп үтте.

- Сезнең коллективның энергетикасы бик тәэсирләндерә, бу вакыт рухына туры килә. Күпчелек позицияләр буенча сез башка төбәкләрне узып китәсез. Сезнең инновацион идеяләр Русиянең башка төбәкләре һәм Евразия халыклары өчен дә үрнәк булырга мөмкин, - диде ул.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас