

Башкорт аты тарихы» күргәзмәсендә республика Милли музее, Әбҗәлил һәм Темәс тарих-туган якны өйрәнү музейлары һәм шәхси коллекцияләре фондлардан уникаль экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
Алар арасында 1925 елда Мәсәгуть кантонының Нәсибаш волосте (хәзерге Башкортстанның Салават районы) борынгы Калмаклар авылы кешеләре тапшырган ияр - сирәк экспонат. Риваять буенча, ул башкорт халкының милли герое Салават Юлаевныкы булган.
«Башкорт аты» планшетлы күргәзмәсе дүрт ат башы сурәтен күрсәтә. Ул башкорт мифологиясендә ат образы, башкорт атларының сугышчан юлы, төбәктәге кымызчылык тарихы турында сөйләячәк, дип яза resbash.ru сайты.
Фото: resbash.ru