Кичә, 24 августта, Балтач районында янгында ике кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстанда буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.
Кич белән диспетчер бүлмәсенә Иске Янбай авылының Тынычлык урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Урынга ашыгыч хезмәтләр килә.
Анда агач йорт, мунча янганлыгы ачыкланган. Тиз вакытта ачык янгын сүндерелгән. Янгынны сүндерү барышында 57 яшьлек хатын һәм 63 яшьлек ирнең үлүләре ачыкланган.
Әлеге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.