

Делегация программасында — эшлекле сөйләшүләр, очрашулар, күргәзмә һәм мәдәни чараларда катнашу.
Төп вакыйгаларның берсе эшлекле форум булачак. Аның көн тәртибендә — Башкортстанның инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдир итү, шулай ук «Төбәкара партнерлык – территорияләрне үстерү нигезе» темасына пленар утырыш.
Радий Хәбиров эшлекле программа кысаларында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашачак, берничә стратегик килешүгә кул куюда катнашачак, шулай ук шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан Башкортстан экспозиция мәйданчыгында булачак.
Ә 26 август кичендә Санкт-Петербургның Сарай мәйданында «Башкортстан дусларын җыя» дип аталган иҗат коллективлары һәм башкаручылары концерты узачак.