+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Августа 2023, 08:39

"Матиз"дан бернәрсә дә калмаган диярлек...

Дүртөйле районында коточкыч авария булган.

"Матиз"дан бернәрсә дә калмаган диярлек..."Матиз"дан бернәрсә дә калмаган диярлек...
"Матиз"дан бернәрсә дә калмаган диярлек...


Дүртөйле районында "М-7 Волга" автоюлының 1241нче чакрымында үлемгә китерүче авария булган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, "Daewoo Matiz" машинасы руле артындагы 76 яшьлек карт каршы килгән "Scania" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Кызганычка каршы, алынган җәрәхәтләрдән "Matiz" водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Авария урынында ЮХХДИ һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли. Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас