+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2023, 05:10

Уфа белән Питер - җитди хезмәттәшләр

Санкт-Петербургта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республиканың рәсми делегациясе әгъзалары төньяк башкала Губернаторы Александр Беглов белән очраштылар.  

Уфа белән Питер - җитди хезмәттәшләрУфа белән Питер - җитди хезмәттәшләр
Уфа белән Питер - җитди хезмәттәшләр

 Көн тәртибендә — төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук икътисадта һәм социаль өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Очрашуны ачып, Александр Беглов Башкортстан һәм Санкт-Петербургның эре сәнәгать һәм фәнни төбәкләр булуын билгеләп үтте. Аларда Русия Президенты куйган технологик суверенитетны тәэмин итү буенча бурычларны үтәү өчен зур җаваплылык ята.

- Петербург һәм Башкортстан күп тармакларда уңышлы хезмәттәшлек итәләр, - диде Александр Беглов. - Тышкы санкция басымы шартларында сәнәгать кооперациясен киңәйтү өчен яңа нокталар табарга кирәк.

Төньяк башкала Губернаторы шулай ук укытучыларны ел кысаларында тәҗрибә алмашу өчен Санкт-Петербургка чакырды.

Очрашуда 2024 елда булачак мөһим вакыйгалар турында да фикер алыштылар. Алар арасында Уфаның 450 еллыгы да бар. Шуңа бәйле рәвештә Санкт-Петербургның мәдәният комитеты республика башкаласында Петербург мәдәни программасын оештыру буенча Башкортстан коллегалары белән сөйләшүләр башлый.

Шулай ук Александр Беглов 2024 елның гыйнварында илдә Ленинградның фашист блокадасыннан азат ителүенең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләрен искәртте.

- Блокадалы Ленинградның күп кенә предприятиеләре һәм халкы Башкортстанга эвакуацияләнгән. Без моны һәрвакыт истә тотачакбыз, - диде Санкт-Петербург Губернаторы. - Сезнең республикадан блокадачыларны һәм ветераннарны шәһәребездә узачак истәлекле чараларга чакырабыз.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас