

Республика төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов проблемалы объектларның бердәм реестрында күпфатирлы 31 йорт калуын хәбәр итте.
Өлешчеләрнең хокукларын тергезү берничә юнәлеш буенча алып барыла. Шулай итеп, 12 объектны республика акчалары хисабына төзеп бетерәләр. Аларда 1,3 мең кеше торак алачак. Сүз, аерым алганда, "Цветы Башкирии" бистәсендәге йортлар һәм "Госстрой" компанияләр төркеме объектлары турында бара.
Моннан тыш, республика Өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды федераль ярдәм белән Уфа районы Миловка авылында "КилСтройИнвест" компаниясенең ике йорты һәм Уфадагы "Квартал"ның бер йорты төзелешен тәмамлый. Аларда 179 өлешче торак алачак.
Тагын 11 йорт милекчеләре (388 кеше, алар "Башинвестд" компаниясе һәм Уфа районының "Миловский парк" торак комплексында торак сатып алганнар) Территорияләрне үстерү федераль фондының акчалата компенсациясен алачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: август ахырына гомум суммасы 8,9 млрд. сумнан артык булган компенсация түләүләрен 3,4 мең кеше алган.
Ике йортны, өлешчеләр булмау сәбәпле, проблемалы объектлар реестрыннан чыгарырга планлаштырыла. Ә калган өч йорт буенча Территорияләрне үстерү федераль фондының Күзәтчелек советы бу елның өченче кварталы ахырына кадәр финанслау бүлеп бирү турында карар кабул итәчәк. Бу ике Уфа йорты - "Московский" торак комплексында һәм "Маштехресурслар" компаниясеннән, шулай ук Бүздәк авылында "Трест № 21" йорты.
Артем Ковшов, расланган "юл картасы" чаралары график нигезендә гамәлгә ашырыла, дип аңлатты. Өлешчеләрнең бозылган хокукларын шушы ел ахырына кадәр тергезергә планлаштыралар.
Фото: glavarb.ru