+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 август 2023, 05:35

Әбекәйне күрмәдегезме?

Башкортстанда хәтер югалту ихтималы булган 76 яшьлек хатын-кыз югалган.

Әбекәйне күрмәдегезме?Әбекәйне күрмәдегезме?
Әбекәйне күрмәдегезме?

Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында яшәүче 76 яшьлек Исмәгыйлева (Вәлиева) Леда Шәфыйк кызы югалган.

Кичәдән бирле аның кайда булуы билгесез.

"Барс" эзләү отряды волонтерлары хәбәр иткәнчә, югалган кешенең хәтерен югалтуы ихтимал.

Югалган кешенең билгеләре: буе - 165 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре соры, күзләре коба. Өстендә нинди киемнәр булганлыгы әлегә билгесез.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас