

Башкортстанда МФЦда биометрияне җую һәм мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны алып ташлау турында мөрәҗәгатьләр санының кискен артуы күзәтелә.
Коллапс биометрияне бердәм базадан алып ташлау турындагы гариза белән бары тик 31 августка кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачагы турындагы фейк аркасында башланган. Моннан тыш, коткы таратучылар, имеш, биометрик мәгълүматларны җыю "чиплаштыру"га китерергә мөмкин, дип белдергән.
МФЦ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 21 августтан республика буенча 77 офиста 13,3 меңнән артык шундый гариза теркәлгән. Сан уртача статистикадан 3 тапкырга диярлек күбрәк (1 июньнән 21 августка кадәр гражданнар 5 меңгә якын гариза биргән). Мондый гаризаларның күбесе Туймазы, Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамакта бирелгән.
Фото: ufa.rbc.ru