

Август башында шосседа тирә-яктагыларга граната белән янаган хәрби хезмәткәр камерада үз-үзен үтергән. Бу хакта "КП-Уфа" хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 39 яшьлек Илдар СВОдан качып кайткан булган. 2нче августта ир үзенә карата кузгатылган җинаять эшен туктатуны һәм янына республика Башлыгы килүен таләп итте. Радий Хәбиров, аның янына килеп, хәрбине хокук сакчыларына бирелергә күндерә алды.
2021 елда иргә "өченче стадия онкология" диагнозы куелган булган. Бу хакта журналистларга күптән түгел Илдарның әнисе белдергән иде.
Фото: ufa.kp.ru