+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 август 2023, 09:36

Нижегородкада коточкыч янгын...

Зыян күрүчеләр күпме?

Нижегородкада коточкыч янгын...Нижегородкада коточкыч янгын...
Нижегородкада коточкыч янгын...
Уфаның Нижегородка бистәсендә янгын турында хәбәр бүген көндез килде, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.

Фаҗига урынына ашыгыч хезмәтләр тиз рәвештә чыккан. Килгән вакытта йорт яны корылмалары янган булган.

Урында 39 кеше һәм 19 берәмлек техника эшли. Барлык көчләр янәшәдәге корылмаларны сүндерүгә, шул исәптән күпфатирлы торак йортны саклауга юнәлтелгән. Эшне көчле җил катлауландыра. Әлеге вакытка янгын сүндерелмәгән.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас